2025 ел йомгаклары: Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсе өчен мөһим юнәлешләр
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге турында хисап тәкъдим итте:
• җир ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру;
• инвестиция активлыгын үстерү һәм территорияләрне үстерү;
• җир кишәрлекләрен алу процедураларын гадиләштерү;
• бердәм килештерүләр кабинетын кертү;
• цифрлаштыру: 1,5 млн күчемсез милек һәм җир объектлары базасы;
• төзелеш комплексын үстерү һәм торакны файдалануга тапшыру.
«Системалы киртәләрне бетерү, беренче чиратта инженерлык инфраструктурасына тоташу процедураларының бәясе, сроклары һәм саны, җир кишәрлекләре алу һәм хезмәт ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге буенча чараларны дәвам итәргә кирәк», — дип билгеләде Алексей Песошин.
Тулырак Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында