Тиешле указга республика Рәисе 1 майда, Яз һәм хезмәт көнендә кул куйды. Электрон мактау тактасы гражданнарның һөнәри казанышларын һәм намуслы хезмәтен, республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләрен җәмәгатьчелек тарафыннан тану өчен булдырыла.
Мактау тактасына кандидатларны Татарстан территориясендә эшчәнлек алып баручы оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, хакимият һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре тәкъдим итәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика икътисадының һәм социаль өлкәсенең төрле тармакларында 2 миллионнан артык кеше хезмәт куя.