«Материаль тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча, «Без бергә» Бөтенроссия акциясе кысаларында гуманитар миссиянең чираттагы этабын уңышлы гамәлгә ашырды. Сугыш хәрәкәтләре зонасында булган хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар йөк Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәренә китерелде.
Бу инициатива министрлыкның хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү буенча системалы эшен дәвам иттерү булып тора һәм Татарстан Республикасы халкының Ватанны саклаучылар белән бердәмлеген күрсәтә.
Исегезгә төшерәбез, «Без бергә» Бөтенроссия акциясе Россиянең яңа төбәкләрендә хәрби хезмәткәрләргә һәм тыныч халыкка ярдәм күрсәтү өчен дәүләт һәм җәмгыять көчләрен берләштерүгә юнәлтелгән.