Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре арасында коррупциягә каршы грамотлылыкны арттыруга юнәлдерелгән чара узды.
Очрашуны ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары А.А.Киямов ачып, хәзерге Россиядә коррупциягә каршы эшчәнлекнең өстенлекле әһәмиятен, шулай ук прозрачностьны һәм җаваплылыкны тәэмин итү өлкәсендә ирешелгән һәм алда торган бурычларны искәртте.
Чарада катнашучылар өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең аерым мөһим эшләр буенча оператив хезмәткәре Эмиль Ринат улы Сәйфуллинның коррупция куркынычларын профилактикалау һәм ачыклауның актуаль мәсьәләләренә багышланган мәгълүмат лекциясе аеруча практик кыйммәткә ия булды.
Чараны коррупциягә каршы тематика буенча викторина төгәлләде, ул катнашучыларга алган белемнәрен ныгытырга һәм иң яхшы практикалар белән алмашырга мөмкинлек бирде