Милек салымнарын һәм НДФЛны салым түләүченең шәхси кабинеты аша түләгез

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, 20 сентябрьдән транспорт, җир салымнары, физик затлар милкенә салым буенча, ә кайбер очракларда – НДФЛ буенча 2024 ел өчен салым белдерүләрен массакүләм тарату башланды. Хәбәрнамәләрдә күрсәтелгән салымнарны 2025 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетлардан файдаланучылар беренче булып электрон рәвештә хәбәрләр алачак. Калган салым түләүчеләргә алар почтага заказлы хатлар белән җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International