Җәйге автосәяхәтләрнең куркынычсызлык кагыйдәләре турында хәбәр итәбез

2025 елның 18 июле, җомга

Җәйге сәяхәтләр сезоны башлану белән республика халкына һәм кунакларына автомобильдә йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искәртеп мөрәҗәгать итәбез. Юл алдында белгечләрдән киңәшләр: - Бару маршрутында һава шартларын төгәлләштерегез - Автомобильнең техник торышын тикшерегез - Сәфәрегез һәм килү вакытыгыз турында туганнарыгызга хәбәр итегез - Ягулык салу станцияләренең һәм ял итү пунктларының кайда урнашканын алдан өйрәнегез - Балалар белән сәяхәт иткәндә аларны автокреслоларда дөрес йөртүне тәэмин итегез Руль артында берничә катгый тыю гамәлдә: исерек килеш машина йөртү, арыган хәлдә автомобиль йөртү, гарнитурасыз телефон куллану. Хезмәт һәм ял режимын үтәү бик мөһим-көненә 700 км дан артык түгел, һәр 4,5 сәгать саен тәнәфес. Җәйге сәяхәт күңелле генә түгел, куркынычсыз да булырга тиеш

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International