«Татарстан Республикасы башлыгын (Рәисен) сайлауларны билгеләү турында " карар басылып чыкты

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

рәсми хокукый мәгълүмат порталында «Татарстан Республикасы башлыгын (Рәисен) сайлауны билгеләү турында»карар басылып чыкты. Документ нигезендә сайлаулар 2025 елның 14 сентябренә билгеләнгән.

 Әлеге карар депутатлар тарафыннан җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2025 елның 11 июнендә узган унынчы утырышында хупланды.

 Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә. Якын арада Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайлау процессын законнар нигезендә оештыруга керешәчәк. Татарстан Республикасы башлыгын сайлаулар гомуми тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә яшерен тавыш биреп үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International