Бүген «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУда Равиз Хәбибуллин рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Катнашучылар учреждение хезмәткәрләре арасында коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча башкарыла торган эшләр белән таныштылар. 2025 елның 2 кварталы дәвамында хезмәткәрләргә коррупцион хокук бозуларны булдырмау турында мәгълүмат бирү буенча планлы эш алып барылуы билгеләп үтелде. Утырышта хезмәтләр күрсәткәндә коррупцион хокук бозуларга каршы тору эшен көчәйтү мәсьәләсе каралды. Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, 2025 елның 2 кварталында учреждениегә коррупцион хокук бозулар фактлары турында шикаятьләр, мөрәҗәгатьләр һәм хәбәрнамәләр кермәгән.