14 апрельдән 2025 елның 11 маена кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Тиешле карарга Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имза салды.
Кайбер чикләүләр:
Янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык чарасы 2 тапкырга арттырылган:
гражданнарга - 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
вазыйфаи затларга - 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - 60 меңнән алып 80 мең сумга кадәр;
юридик затларга - 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
Барлык кертелгән чикләүләрнең үтәлешен тикшереп тору Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә йөкләнә.