"Кадрлар резервы" республика проектына гариза кампаниясе ачылды

2025 елның 28 феврале, җомга

Үз идеяңне тормышка ашырырга һәм зур команданың бер өлеше булырга хыялландыңмы? Ул вакытта "Кадрлар резервы" - синең мөмкинлегең!

Сиңа бары тик 10 мартка кадәр rezervrt.ru сайтында юлланма җибәрергә кирәк.

Нәкъ менә 16 нчы сезонда хыялны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр ачыла:

- идеяне проектка төрергә һәм аны яңа дәрәҗәгә чыгарырга өйрәнергә;

- компетенцияләргә комплекслы бәя алырга;

- командада эшләү күнекмәсен үстерергә, грант заявкалары рәсмиләштерергә һәм булган ресурс белән идарә итәргә;

- республика яшьләре өчен топтагы проектларны гамәлгә ашыручы оешмаларда стажировка узарга!

Юнәлешне сайлап ал һәм гамәл кыл:

  • "Яңалык булдырам" - профессиональ команданың булачак әгъзасы булырга, яшьләр сәясәтендә беренче адымнарын  ясау, үз проектларын булдырырга һәм гамәлгә ашырырга теләгәннәр өчен. Татарстан Республикасында яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр катнаша ала.
  • "Мөмкинлекләрне колачлыйм" - яшьләр сәясәте өлкәсендә инде эшләүчеләр һәм үзләре өчен яңа белемнәр һәм мөмкинлекләр ачарга теләүчеләр өчен. Анда 22 яшьтән 35 яшькә кадәр, Татарстан Республикасында яшәүче ГМП өлкәсенең яшь профессионаллары катнаша ала.

 

"Кадрлар резервы"ның 16 нчы сезонының бер өлеше бул - гариза бир!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International