Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә СВО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен эшмәкәрлек өйрәтү программасына гаризалар кабул итүне дәвам итә.
Уку программасы бизнес белән идарә итү буенча компетенцияләр формалаштыруга юнәлтелгән. Укуларны гамәлдәге эшкуарлар түбәндәге темалар буенча үткәрәләр:
Уку 2025 елның 15-16 мартында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 1 йорт, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы. Уку азагында сертификат бирелә.
Укыту программасына заявканы сайтта бирергә мөмкин: https://svobizness.ru/.
Татарстан Республикасы территориясендә бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында тулырак «Минем бизнес» үзәге номеры буенча белергә була: 8 (843) 524-90-90 яисә «Минем бизнес Татарстан Республикасы» телеграмма-каналында: