Ул һәлакәтләр һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында ничек эш итәргә кирәклеге турында мәгълүмат табарга ярдәм итәчәк;
Кушымтада коткару хезмәтенә шалтыратырга, геолокацияне билгеләргә мөмкин;
Биредә көнкүрештә куркынычсызлык буенча белешмә һәм киңәшләр, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү һәм башка бик күп файдалы мәгълүмат алырга мөмкин.
Мобиль кушымтаны урнаштырып, син шунда ук куркыныч метеорологик күренешләр турында һәм башка куркыныч янаган күренешләр турында push-хәбәрнамә аша алачаксың. Бу ысул СМС-хәбәрнамә алуга караганда купкә тизерәк булачак. Кушымтаны бушлай RuStore да, шулай ук Google Play һәм App Store да табaрга була.