2025 елның 15 маеннан 16 сына кадәр Татарстан Республикасы башкаласында «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисадый форумы узачак.
Форум илебез һәм Ислам дөньясы дәүләтләренең икътисадый хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы булып тора. 2025 елда ул Россия Федерациясе җитәкчелеге катнашында үткәреләчәк.
Форум беренче тапкыр 2009 елда узды һәм 16 ел эчендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, уртак проектларны гамәлгә ашыру, инвестиция потенциалын тәкъдим итү һәм Россия компанияләренең ислам илләре партнерлары белән эшлекле элемтәләрен ныгыту платформасы буларак үзен күрсәтте.
2025 елгы форум программасының төп темалары:
Чара кысаларында Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсе һәм Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсе оештырылачак.