2025 елда Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә «Хокук ярдәме» федераль дәүләт мәгълүмат системасын төзү планлаштырыла. Бу бушлай юридик ярдәм институтына цифрлы карарлар кертүнең яңа этабы булачак. Бу хакта министрлыкның йомгаклау коллегиясе кысаларында ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте.
Татарстан хокукый белем бирүнең бердәм дәүләт порталына һәм «Россия Федерациясендә хокук» бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча сынау төбәге булып тора. Портал 255 төрле тормыш ситуациясен үз эченә ала, мәсәлән, пенсия белән тәэмин итүгә, мирасны рәсмиләштерүгә, ана капиталы чараларын куллануга кагылышлы төрле юридик мәсьәләләрдә мөстәкыйль рәвештә ачыклык кертергә мөмкинлек бирә.
Порталны дәүләт хезмәтләре белән интеграцияләү, шулай ук аңа Россиянең барлык төбәкләрендә бушлай юридик ярдәм дәүләт системасында катнашучыларны җәлеп итү планлаштырыла.