Төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, Татарстан - үсеш алган һәм потенциалы югары булган регион.
«Татарстан Республикасы - алга таба үсеш потенциалы зур булган регион. Сезнең масштаблы инвестиция проектлары барлык өлкәләрдә диярлек гамәлгә ашырыла. Тулаем алганда, 2024 елда инвестицияләрнең уңай динамикасы сакланган. Моның исәбенә Татарстан Россиядә инвестицион климат буенча лидерларның берсе булып тора», - диде Дмитрий Патрушев.
Очрашу барышында 2019 елдан 2024 елга кадәр илдә гамәлгә ашырылган «Экология» милли проектын гамәлгә ашыру, шулай ук «Экология иминлеге» яңа милли проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды - ул «Экология» милли проектына алмашка килде.
Искәртәбез, Татарстанда «Экология» милли проекты кысаларында 21 млрд 600 млн сумлык 30 чара гамәлгә ашырылды. Бу Самосырово полигонын (2021-2023еллар) рекультивацияләү, Озерно торба үткәргечен (2022-2023еллар) демонтажлау, Казан шәһәренең ләм кырларын рекультивацияләү кебек иң зур пилот проектлары.
Казанда табигатьне саклау чараларына гына да 17 млрд сум акча кертелгән. 13,5 млрд - федераль бюджет акчалары.
Яңа милли проект кысаларында «Экологик иминлек» алдан килешенгән Татарстан Республикасының 8 чарасын гомуми суммасы 2,6 млрд сумга кертү. «Иделне сәламәтләндерү» һәм «Уникаль су объектларын саклау» проектларын берләштерүче «Россия суы» федераль проектына Мәләкәс елгасы чистартуның Чаллы шәһәрендә икенче этабын һәм Ноксы елгасы үзәнен чистарту чараларын кертү килештерелде.