Начар һава тырышы вакытында хәвефсез тәртип

2024 елның 29 октябре, сишәмбе
  • Автомобильдә йөрүне кичектереп торыгыз

Әгәр сезнең бернинди ашыгыч эшләрегез булмаса, автомобильне гаражда калдырыгыз.

  • Урамда куркыныч урыннарда йөрмәскә тырышыгыз.

Әгәр дә сез начар һава торышы вакытында урамга чыгарга мәҗбүр булсагыз, реклама щитлары һәм какшаган конструкцияләрне читләтеп узарга тырышыгыз һәм агачлар астында ышыкланырга тырышмагыз.

  • Автомобиль йөрткәндә игътибарлы булыгыз

Автотранспорт белән начар һава шартларында идарә иткәндә хәрәкәт тизлеген киметегез һәм алда баручы транспорт чараларыннан дистанцияне арттырыгыз.

  • Куркынычсыз урыннарда гына автомбольне калдырыгыз.

Мөмкин булганча,машинагызны агачлардан ерактарак булган автомобиль тукталышында калдырыгыз.

  • Балаларны күзәтүсез калдырмагыз

Көн бозылганда балаларга урамда бер ялгызы уйнарга рөхсәт итмәгез. Әгәр сезнең урамга чыгырга кирәк булса, сабыйларны һәрвакыт яныгызда тотыгыз!

  • Коткаручылар номерын исегездә тотыгыз

Кирәк була калса, 101 һәм 112 номерларына шалтыратыгыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International