05 октябрьдә Татарстанда “Урманны саклыйк” бөтенроссия акциясе узды. «Материаль тәэмин итү идарәсе» ДБУ хезмәткәрләре Лаеш районының Вороновка авылы янында үсентеләрне күпләп утыртуда катнаштылар.
Гаилә елы кысаларында хезмәткәрләр акциядә гаиләләре белән бергә катнаштылар. Матюшино урманчылыгы территориясендә республиканың 30 министрлыгы һәм ведомствосы 4 гектар мәйданда 12 меңнән артык чыршы үсентесе утыртты.
Казан янында акция тагын өч мәйданчыкта - Лаеш районы Пиголи, Биектау районының “Каменка” шифаханәсе бистәсендә һәм Олы Дәрвишләр торак массивында узды.