«Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ хезмәткәрләре «Милләт кроссы - 2024» Бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштылар.

2024 елның 21 сентябре, шимбә

Бүген Казанда «Милләт кроссы - 2024» Бөтенроссия йөгерү көне узды. Чара берничә мәйданчыкта оештырылды. "Локомотив" стадионында 4,6,8 һәм 12 км га стартлар узды.

Төп мәйданчык «Урам» экстрим-паркында узды, анда катнашучыларны һәм кунакларны иҗади һәм спорт коллективлары чыгышлары белән күңел ачу программасы көтә иде. Стартка барлык теләүчеләр - профессиональ спортчылар, яратучылар, ветераннар, укучылар һәм студентлар чыкты. Ярышка “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ директоры Равиз Хәбибуллин һәм директор урынбасары вазифаларын башкаручы Ришат Имамеев кушылды.

Исегезгә төшерәбез, «Милләт кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне ел саен сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм россиялеләрне даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International