Яңа уку елы алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»традицион хәйрия акциясе узды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе Татарстанда Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм «Бердәм Россия»партиясе инициативасы белән 2007 елдан бирле үткәрелә. «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ директоры Равиз Хәбибуллин беренче сыйныф укучыларына портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.