Күргәзмәне уздыру турында Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. "Бу бик яхшы мәйданчык. Авыл хуҗалыгында инновацион эшләнмәләр, техника һәм җиһазларның яңа төрләре, бик кызыклы тәҗрибә-демонстрация кырлары булачак, ел саен АПК предприятиеләренең яңа сортларын, нәтиҗәләрен һәм экспозицияләрен күрәбез», – дип хәбәр итте республика Рәис.