Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына хезмәт күрсәтүче «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ автопаркы 20 яңа хезмәт автомобиле белән тулыландырылды. Яңа авто ачкычларын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.