"Автомобильчеләр көне" - Россия Федерациясендә ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган автомобиль транспорты хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Автомобиль йөртүче-үз традицияләре, характеры һәм бизәлеше белән аерым һөнәр. Бу бик киеренке һәм бер үк вакытта мактаулы хезмәт, ул югары физик һәм эмоциональ фидакарьлек, профессиональлек, талант таләп итә. 2022 елның 30 октябрендә «Матди тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненең һөнәри бәйрәме уңаеннан котлау сүзләре һәм иң җылы теләкләр белән учреждение директоры Хәбибуллин Равиз Равил улы хезмәткәрләрне күпьеллык намуслы хезмәтләре, һөнәри осталыклары һәм үз вазыйфаларына җаваплы караулары өчен мактау грамоталары белән бүләкләде. "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ барлык автомобиль йөртүчеләргә – профессионалларга һәм һәвәскәрләргә - куркынычсыз һәм җиңел юллар, ышанычлы техника, үзара аңлашу һәм үзара хөрмәт, сәламәтлек тели,