2022 елның 7 июненда "Матди тәэминат идарәсе" ДБУда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Учреждение директоры Хәбибуллин Равиз Равил улы җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан "Матди тәэминат идарәсе"ДБУда коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат билгеләнде.
Коррупцион җинаятьләрне кисәтү максатыннан комиссия тарафыннан коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы тору буенча чаралар планы эшләнде.