"Матди тәэмат идарәсе" ДБУ тарафыннан коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы үткәрелде.

2021 елның 17 декабре, җомга

2021 елның 17 декабрендә "Матди тәэминат идарәсе" ДБУда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Учреждение җитәкчесе Хәбибуллин Равиз Равил улы җитәкчелегендәге Комиссия 2021 елда комиссиянең эшенә йомгак ясады.

Учреждение җитәкчесе тарафыннан 2021 елда коррупциягә каршы тору буенча Комиссия эшенә уңай бәя бирелде. Чараларны үтәү коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы тору планы нигезендә башкарыла. Хезмәткәрләр игътибарына яңа норматив-хокукый актлар, "Матди тәэминат идарәсе" ДБУда эшләнә торган нигезләмәләр турында мәгълүмат җиткерелә.

Шулай ук учреждение җитәкчесе тарафыннан бу өлкәдә 2022 елда конструктив эш алып бару бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International