«Матди тәэминат идарәсе» ДБУ хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнаштылар

2021 елның 25 сентябре, шимбә

2021 елның 25 сентябрендә «Матди тәэминат идарәсе» ДБУ ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Әлеге акция кысаларында Лаеш муниципаль районы Орел авылы янында шәһәр яны урманчылыгының Столбище участок урманчылыгының урман фонды территориясен җыештырдылар.

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Акция елга ике тапкыр – язын һәм көзен – республиканың барлык муниципаль районнарында уза. Анда министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экология берләшмәләре вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар даими катнаша.

Быел акциянең көзге этабы 13 сентябрьдә старт алды һәм 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, информацион щитларны һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International