Бөтенроссия халык санын алу

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Исегезгә төшерәбез, бу елның октябреннән ноябрьгә кадәр илебездә чираттагы Бөтенроссия халык санын алу бара.

Анда катнашу өчен өч ысул каралган: дәүләт хезмәтләре порталында анкетаны мөстәкыйль тутырырга, өйдә исәпкә алучы сорауларына җавап бирергә мөмкин һәм исәпкә алу участогына барып җитәргә мөмкин.

Сез нинди генә ысулны сайламасагыз да, исәпкә алуда катнашу-ул сезнең зур һәм уртак эшкә, киләчәк булдыруга керткән өлешегез!

Халык санын алу барышында җыела торган барлык мәгълүмат конфиденциаль һәм ышанычлы якланган. Җаваплар языла бары тик сезнең сүзләрдән, бернинди документлар да таләп ителми.

Тулырак мәгълүмат www.strana2020.ru сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International