2021 елның 28 апрелендә "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Учреждение җитәкчесе Хәбибуллин Равиз Равил улы җитәкчелегендәге Комиссия учреждение хезмәткәрләре арасында коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча агымдагы мәгълүмати-аңлату эше алып бару һәм учреждениедә коррупциягә каршы тору буенча законнарны үтәү мәсьәләләрен карады.
Учреждениенең коррупцион хокук бозуларга каршы көрәш буенча хезмәткәрләргә мәгълүмат бирү эшен канәгатьләнерлек дип тану турында бер тавыштан карар кабул ителде. Коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча мәгълүмати-аңлату эшен дәвам итәргә.