"Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ хезмәткәрләре "Җиңү диктанты-2021" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 29 апрелендә, Бөек Җиңү көне алдыннан, Россия Федерациясендә инде традиционга әверелгән «Җиңү диктанты»узды. Чара Бөтенроссия статусына ия, әмма асылда ул халыкара дәрәҗәгә әйләнде. 2021 елда Җиңү диктанты акциясендә дөньяның төрле кыйтгаларыннан дистәләгән иленнән миллионнан артык кеше катнашты.

"Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ хезмәткәрләре дә теркәлделәр һәм тест уздылар.

«Җиңү диктанты» дип аталган чараның төп максаты-тарихи хәтерне саклау, җәмгыятьнең тарихи грамоталылыгын күтәрү, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International