2021 елның 8 маенда, Бөек Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан, «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акциясе кысаларында Урман утырту оештырылды.
"Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ хезмәткәрләре ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре белән берлектә Биектау муниципаль районы территориясендә Аксу аланы торак пункты янында ылыслы агачлар утыртуда катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырту традициясе узган ел – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында башланды. Аның максаты-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәркемгә Яшел һәйкәлләр булдыру.