«Автомобильче көне» — Россия Федерациясендә ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган автомобиль транспорты хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Автомобиль йөртүче - үз традицияләре, характеры һәм яшәү рәвеше белән махсус һөнәр. Бу бик киеренке һәм бер үк вакытта мактаулы, югары физик һәм эмоциональ фидакарьлекне, профессионализмны, талантны таләп итә торган хезмәт
Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ тарафыннан 2020 елның 23 октябрендә котлау сүзләре һәм иң җылы теләкләр белән учреждение җитәкчесе Хәбибуллин Равиз Равил улы хезмәткәрләрне озак еллар намуслы хезмәте, һөнәри осталыклары һәм үз вазифаларына җаваплы каравы өчен мактау грамоталары белән бүләкләде.
«Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ барлык автомобиль йөртүчеләргә куркынычсыз һәм җиңел юллар, ышанычлы техника, үзара аңлашу һәм үзара хөрмәт итү, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек тели.