2020 елның 3 октябрендә «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Урманны саклыйк» акциясе үткәрелде. Идарә территориясендә чыршы үсентеләре утыртылды.
«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәме белән үткәрелә , аның максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын урманнарны саклау һәм торгызу темасына җәлеп итү, бигрәк тә урман янгыннарыннан аеруча зыян күргән төбәкләрдә, табигатькә җаваплы караш формалаштыру. 2020 елда барлыгы 40 млн. агач утырту планлаштырыла.