Хөрмәтле ветераннар, пенсионерлар һәм өлкән буын вәкилләре! Сезне иң җылы һәм иң ихлас бәйрәмнәрнең берсе – Өлкәннәр көне белән котлыйбыз.
Бу көн-өлкән буын казанышларын искә алу һәм билгеләп үтү , өлкән кешеләрнең мөмкинлекләренә һәм ихтыяҗларына яңача карау өчен менә дигән форсат. Бу сезгә – Безнең әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга , ветераннарга , пенсионерларга , Татарстан Республикасының өлкән кешеләренә тагын бер кат рәхмәт сүзләрен әйтү мөмкинлеге. Нәкъ менә сез шәһәребезне, республикабызны булдырдыгыз, безгә тормыш бүләк иттегез, киләчәк буыннарга тапшырачак бәяләп бетергесез тәҗрибә тупладыгыз.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек , рухи тигезлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның мәхәббәтен һәм ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.