Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ белән берлектә республика китапханәләре эше турында халык фикерен ачыклау максатыннан сораштыру үткәрә. «Китапханәләргә сезнең мөнәсәбәтегез» дигән сораштыру нәтиҗәләре китапханә-мәгълүмати хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү һәм укучыларның шәхси ихтыяҗларын һәм запросларын исәпкә алып эшләү өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыру эшендә файдаланылачак.
Анкета https://kitaphane.tatarstan.ru/libr_opros2020.htm сылтамасы белән урнаштырылды.