2026 елның 25 апрелендә Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә Бөтенроссия өмәсе – 2026 узды. Өмәләр җаваплы һәм битараф булмаган гражданнарны әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән, төрле буын кешеләренә якынаерга мөмкинлек бирә торган эшчәнлеккә җәлеп итә торган массакүләм чараларның берсе булып кала. Массакүләм өмәләрдә катнашучыларның үсеп килүче буынга күрсәткән уңай үрнәге дә мөһим фактор булып тора.
Яз-ул табигать уяна торган вакыт, ә аның белән бергә тәртип урнаштыру теләге дә.
Өмәләр-җыештыру гына түгел, ә төрле буын кешеләрен берләштерә торган күркәм традиция. «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ хезмәткәрләре учреждение территориясен тагын да чистарак һәм уңайлырак итү өчен бу инициативага энтузиазм белән кушылдылар. Кулларына тырма, себерке һәм көрәк тотып, кәефләре күтәренке хәлдә команда эшкә кереште. Бергәләп коелган яфракларны, коры ботакларны һәм кыш буена җыелган чүп-чарны җыештырдылар, агачлар утырттылар.
Өмә бердәм эш һәм позитив атмосферада узды. Бу чып-чын чисталык, тәртип һәм яхшы кәеф бәйрәме иде! Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү-бәһасез. Һәркем үз өлешен кертте, һәм хәзер территория чисталыгы белән күзне сөендерә.