«Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2026 елның 13 марты, җомга

13 мартта «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУда директор Равиз Хәбибуллин рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең йомгаклау утырышы булды.

Учреждениедә коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы вазыйфаи зат Комиссия әгъзаларын 2025 ел йомгаклары буенча «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУда коррупциягә каршы көрәш чараларының гамәлгә ашырылуы белән таныштырды. 

Шулай ук коррупцион җинаятьләрне профилактикалау максатында учреждение директоры җитәкчелегендәге комиссия 2026 елга коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы тору буенча чаралар планын эшләде. 

Комиссия ассызыклаганча, «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ хезмәткәрләренең барысы да этика һәм хезмәт тәртибе кодексын төгәл үтиләр. Беренче квартал дәвамында акчаларны законсыз җыю, хәйрия взносларын кертергә мәҗбүр итү яки акча җыю фактлары теркәлмәгән. 

Коррупциягә каршы эш нәтиҗәлелегенең мөһим күрсәткече булып хезмәткәрләрнең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата гражданнарның шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләре булмау, шулай ук коррупция фактлары турында мәгълүматлар булмау тора. 

Комиссия әгъзалары тарафыннан коррупцияне профилактикалау буенча эшне планлы рәвештә алып баруны дәвам итү, шулай ук учреждениенең коррупциягә каршы эшчәнлегенең мәгълүмати өлешен көчәйтү турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International